Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Азат белән бәхәсләшәсем килсә дә, каршы дәлилләремне әлегә үземдә калдырып тордым, чөнки ни генә әйтсәң дә, гаибтән кайтып төшкән Азат Сәйдәшев безнең театрга көнбатыш аршыны белән якын килә иде, татар театрын, аның тарихын һәм үзенчәлеген, бигрәк тә совет чорының кысаларын белеп бетерми иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Аңлап бетермәгәч, ул безнең сәнгатьнең кимчелекләрен гафу итә алмый иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. ә бәлки, тамашачы шуны - бик үк тирәнгә китмәүне сорыйдыр? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. ә бәлки, без халыкны дөньякүләм әһәмиятле нәрсәләрдән, чын фәлсәфәдән биздереп бетергәнбездер? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. ә бәлки, татар телен тел итеп үстергән шәрык алынмаларыннан арына торгач, чын фәлсәфәгә керерлек, «гали матдәләр», ягъни «югары материяләр» турында гәп куертырлык телебезне үк җуя башлаганбыздыр, сәнгатьтә көнкүреш мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүебез дә телебезнең һәм, димәк, фикерләвебезнең хәерче хөкемендә калуыннан киләдер? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Арзанлы опереттадан, кәмиттән биздерү өчен, тамашачыга каршы барырга, аяк терәп каршы торырга кирәктер, бәлки? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Тамашачының зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. ә моңа Казандагы сыңар театр белән генә бернинди ярышусыз, конкуренциясез ирешеп буламы? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. «Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иң мөһиме - чаманы белү» дигән иде Азат. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Монысы белән ул хаклы, әлбәттә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР